Журнал турында


Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, татар гуманитар фәннәре өлкәсендә алып барыла торган фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре хакында татар җәмәгатьчелегенә мәгълүмат җиткерү максатыннан, татар телендә “Фәнни Татарстан” журналы чыгаруны гамәлгә кертте.

Журналны әзерләп чыгару Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына йөкләнде.

ТР ФА Президиумы журналның баш редакторы итеп филология фәннәре докторы, профессор, Институт  директоры Миңнуллин Ким Мөгаллим улы билгеләнде.

“Фәнни Татарстан” журналының максаты – Татарстан Республикасындагы һәм аннан читтәге фәнни-тикшеренү эшләренең нәҗиҗәләре турында мәгълүмати даирәне киңәйтү, татар телендә эшләүче галимнәрнең, аспирантларның иҗади һәм гыйльми активлыгын арттыру, татар теленең фән теле буларак гамәлдә булуын көчәйтү.

Журналның тематикасы гуманитар фәннәрнең түбәндәге өлкәләрен колачлый:

  1. Татар теле белеме,
  2. Татар әдәбияты белеме,
  3. Татарстан һәм татар халкы тарихы,
  4. Татар иҗтимагый, фәлсәфи фикере һәм дин тәгълиматы,
  5. Татар мәдәнияте, сәнгате һ.б.